8 ноябрьдә, планлы эшләр белән бәйле рәвештә, "Дәрвишләр бистәсе" күпфункцияле үзәге документларны кабул итмәячәк

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Иртәгә "Дәрвишләр бистәсе" күпфункцияле үзәк филиалы (Главная ур., 60) документларны кабул итми. Бу трансформатор ярдәмче станциясендә планлы эшләрне үткәрү өчен электрны өзү белән бәйле. Кирәк очракта, Ямашев проспекты, 82 йорт адресы буенча урнашкан якындагы "Минем документлар" офисына (Күпфункцияле үзәкнең Яңа Савин филиалы) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Калган көннәрдә "Дәрвишләр бистәсе" филиалы штатлы режимда эшләячәк.

Күпфункцияле үзәкнең ("Минем документлар" офислары) эш графигы, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин. http://mfc16.tatarstan.ru/

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International