ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Казанда булачак белем бирү семинарында республикада яшәүчеләрне социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү этаплары белән таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 7 ноябрь көнне КФУ "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында 16.00 сәгатьтә узачак. Чарада катнашучыларга социаль бизнес предприятиесен булдыру нигезләре һәм аның тотрыклылык критерияләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциясез оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанс һәм бүтән ресурсларны җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Тендерда хәрәкәт итү" кагыйдәләрен бүген Татарстаннан 120 артык бизнесмен үзләштерде. Эшкуар йортында электрон сатуларда катнашу буенча белем бирү семинары узды. 

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә күпфункцияле үзәкләрнең филиаллары ("Минем документлар" офислары) үзгәртелгән режимда эшләячәк.

Социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларның "Елның иң яхшы социаль проекты" IV россиякүләм конкурсы старт алды. Конкурста коммерциячел оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар (СЮКО) катнаша ала. 


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

ИТ-кластерлар һәм төбәкләрне цифрлы трансформацияләү, төбәкнең технология компанияләре белән дәүләт эшендәге иң яхшы тәҗрибәләр. Бүген Казанда шушы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшәчәкләр. Татарстан башкаласында "Кластерларны үстерү өчен партнерлык" IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза, анда 500дән артык кеше катнаша. Болар –хакимият органнары, бизнес, академиклар бергәлеге, кластерлы үсеш үзәкләре вәкилләре, Европа һәм Азия-Тын океан илләреннән экспертлар.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә күпфункцияле үзәкләрнең филиаллары ("Минем документлар" офислары) үзгәртелгән режимда эшләячәк.

Сәнәгатьтә цифрлы трансформация буенча халыкара һәм Россия тәҗрибәсе.  IV Машина төзелеше буенча кластер форумында каралачак төп темалар. Чара 13-14 ноябрь көннәрендә Яр Чаллыда узачак.

Заявка рәсмиләштерүдән башлап товарлар китертүгә һәм хезмәтләр күрсәтүгә кадәр. Дәүләт сатып алуларында уңышлы катнашу турында Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) узачак укыту семинарында сөйләячәкләр. Чара 1 ноябрьдә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр узачак.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр Казанда "Кластерлар үстерү беренчелеге" халыкара конференциясе узачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган мәгълүмат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы, "РВК" АҖ, "Иң югары икътисад мәктәбе" ФТУ ярдәмендә "ИННОКАМ" ассоциациясе оештыра.


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

"Перезагрузка 2.0" бизнес-форумына Татарстаннан гына түгел, ә Башкортстаннан, Йошкар-Ола, Ульян өлкәләреннән, хәтта Казакъстаннан да катнашучылар килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International