"Чистай" АСИҮТ территориясендә күннән һәм ПВХ ясалган махсус аяк киеме җитештерелә башлаячак

2018 елның 2 ноябре, җомга

Бүген "Барс аяк киеме компаниясе" ҖЧҖ компаниясенең "Чистай" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә инвестиция проектын тормышка ашыру заявкасы хупланды. Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Инвестиция советы белән "Чистай" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек гамәлгә ашыру турында килешү төзү буенча заявкалар карау комиссиясенең Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә уртак утырышы булды. Комиссия утырышында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Комиссия утырышында "Чистай" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча "Барс аяк киеме компаниясе" ҖЧҖ заявкасы хупланды.

"Күннән һәм ПВХ махсус аяк киеме җитештерү" инвестиция проектының гомуми бәясе 106,1 млн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән үз акчалары (гамәлгә кую кертемнәре, амортизацион акча күчерүләр) – 32,7 млн сум (31%), бәйле оешмалардан займнар – 73,4 млн сум (69%). Капитал кертү күләме 96,0 млн сум (НДС белән) тәшкил итәчәк, шул исәптән алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары реестрына керткән беренче ел дәвамында – 60,5 млн сум (НДС белән).

Капитал кертүләрне финанслау чыганагы булып шәхси һәм заем акчалары тора.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 80 яңа эш урыны булдырылачак. Бүгенге көндә Россиянең кайбер төбәкләрендә тәэминат эше җайга салынган инде. Татарстанда әлегә моңа охшаш җитештерү юк. Проектны үстерү стратегиясе 2024 елга кадәр исәпләнгән. 2019 елга күннән, ПВХ һәм ЭВА ясалган өч төрдәге аяк киемнәре җитештерелә башлар, дип көтелә.

Әлеге проект комиссиянең барлык әгъзаларыннан хуплау алды.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International