ТР Икътисад министрлыгы Татарстан шәһәрләре һәм районнары икътисадчылары өчен квалификация үзгәртү программасын башлый

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрьдә Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасарлары өчен квалификация үзгәртү программасы старт ала. "Татарстан Республикасында көндәшлек мохитендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең заманча технологияләре" дип аталган белем бирү курсы Президент Рөтсәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнде. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, Татарстанда эшкуарлыкны үстерү өчен бөтен шартлар тудырылган. Әлеге белем бирү программасы икътисад, хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенә булышачак һәм яңа эш урыннарын булдыруны тәэмин итәчәк.  

Укыту системасы үз эченә идарәче команда үсеше алымнарын, кече һәм урта эшкуарлык үсешенең норматив-хокук базасы нигезләрен, муниципаль бюджетны бүлү анализы модельләрен аңлата торган семинар-практикумнарны гына түгел, кече һәм урта эшкуарлык үсеше проектлары буенча программа экспертлары белән хезмәттәшлеккә юнәлтелгән консультация блогын да алачак. 2018 елның 13 ноябреннән 18 декабренә кадәр узачак өч модульле укыту программасын гамәлгә ашыру барышында һәр муниципаль берәмлек өчен көндәшлек мохитендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү проектлары эшләнәчәк. 

Төркем проектларын яклау буенча йомгаклау комиссиясе составына "Югары икътисад мәктәбе" Илкүләм тикшеренү университеты Коммуникацион менеджмент институты экспертлары, Татарстан Республикасының бизнес-ассоциацияләре һәм хакимият органнары вәкилләре керәчәк.

Әлеге эш биш ел дәвамында муниципаль дәрәҗәдә эшкуарлыкны һәм көндәшлекне нәтиҗәле үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International