Эшкуар йортының Укыту үзәге (Петербург урамы, 28) белем бирү чараларының яңа циклын башлап җибәрде. Кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук маркетинг, финанслар һәм шәхес үсеше темалары белән кызыксынган һәммә кеше бушлай семинарларда катнашуга чакырыла:
8 ноябрьдә 19:00дән 21:00гә кадәр - "Компаниянең бизнес-процессларын төзү һәм оптимальләштерү" (Апанаев залы),
13 ноябрьдә - "Пульсар венчур кэпитал"дан белем бирү семинары (Апанаев һәм Алафузов заллары),
15 ноябрьдә 19:00дән 21:00гә кадәр - "Маркетинг нигезләре" (Апанаев залы),
16 ноябрьдә 10:30дан 17:30га кадәр - "Сатуларның яңа технологияләре" (Оконишников залы),
16 ноябрьдә - "Син - эшкуар" проекты кысаларында белем бирү семинары (Апанаев, Алафузов, Шамов, Юнысов заллары),
27 ноябрьдә - Стратегик инициативалар агентлыгы стратегик сессиясе (Алафузов залы),
28 ноябрьдә 9:00дән 18:00гә кадәр – Сатып алуларны үстерү үзәгеннән белем бирү семинары (Алафузов залы),
29 ноябрьдә 19:00дән 21:00гә кадәр - "Актив сатулар белән идарә итү системасы" (Апанаев залы),
Чараларда катнашу өчен 8 (843) 222 90 60 (өст. 301 яки 2) телефоны яки Dom_pred@mail.ru электрон почтасы аша теркәлергә кирәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте