Татарстанның хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешмаларының 60 проектын үстерүгә 95,3 миллион сум бүлеп биреләчәк. Финанс ярдәме 2018 елда Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә икенче конкурс нәтиҗәләре буенча күрсәтелә.
Беренче һәм икенче конкурс нәтиҗәләре буенча республикадан 118 проект 174,1 миллион сум күләмендә грант ияләре булды. Шул исәптән: 20%тан артыгын гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы юнәлешендәге проектлар тәшкил итә;
- 18% - тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән проектлар;
13әр процент - гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм яклау; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм;
9%тан артыгы - гаилә, аналар, аталар һәм балаларга ярдәмгә юнәлтелгәннәре.
Җиңү яулаган проектларның 60%тан артыгы - Казан шәһәреннән, 9%тан артыгы - Чаллыдан, 8% чамасы - Спас районыннан, 4%тан артыгы - Алабуга һәм Яшел Үзән районнарыннан, 3% тирәсе - Әлмәт районыннан.
Әлеге конкурс елга ике тапкыр Президент грнатлары фонды тарафыннан уздырыла. Ул хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешмаларның социаль әһәмиятле проектларына ярдәмгә юнәлтелгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте