Казан, Әлмәт һәм Лаеш - гыйнвар-сентябрьдә социаль-икътисадый үсеш рейтингы лидерлары

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның гыйнвар-сентябрендә Чүпрәле районы Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында 10 позициягә күтәрелгән. Статистиканы республиканың Икътисад министрлыгы белгечләре әзерләде.

Рейтингта Кайбыч (+ 8 позиция), Әлки һәм Алабуга районнары (+ 6 позиция) торышы да яхшырган. Әлеге үзгәрешләргә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимү, төп капиталга инвестицияләр күләме (бюджет акчаларыннан тыш), файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы сәбәп булган.

Казан, Әлмәт һәм Лаеш элеккечә югары позицияләрен саклый һәм лидерлар булып кала.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча җибәрелгән уртача продукция күләме 529,88 мең сум тәшкил иткән. Муниципаль берәмлекләр арасында әлеге күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләр Әлмәт (3293,74 мең сум), Түбән Кама (1603,7 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1172,6 мең сум) районнарында.

2018 елның 1 октябре торышына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,49% тәшкил итте. 33 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,17%), Кайбыч (0,2%) һәм Лаеш (0,21%) муниципаль районнарында теркәлгән.

2018 елның гыйнвар-сентябрендә Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,44 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Иң зур мәйдан Питрәч (3,602 кв.метр), Тукай (2,227 кв.метр) һәм Лаеш (2,192 кв.метр) муниципаль районнарында кертелгән.

Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2018-godu.htm.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International