Бүген Чистайда Татарстан Республикасы Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү турында закон проектын карау буенча Чистай районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Иҗтимагый совет утырышында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Искәртеп үтәбез, агымдагы елда "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый стратегиясен раслау турында" 2015 елның 17 июнендәге 40-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертелә. Шул ук вакытта төп үзгәрешләр федераль дәрәҗәдә кабул ителгән стратегик документлар, шул исәптән "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы Россия Федерациясе Президенты Указы белән тәңгәлләштерүгә кагыла.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында закон проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар бара.