"Үсеш - Илкүләм технологик инициатива" конкурсы кысаларында грант алуга заявкалар кабул ителә

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Тирән фәнни нигезләү таләп итүче продукция эшләү һәм сату тәҗрибәсе булган кече эшкуарлык субъектлары 20 миллион сумга кадәр грантка дәгъва итә ала. Финанс ярдәме "Үсеш - ИТИ" конкурсының IV чираты нәтиҗәләре буенча Инновацияләргә ярдәм фондынннан күрсәтеләчәк.

Конкурс кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкаруны күздә тоткан проектларны сайлап алу панлаштырыла:

Аэронет;

Автонет;

Маринет;

Нейронет;

Технет;

Хелснет;

Энерджинет;

Түгәрәкләр хәрәкәте.

Сайлап алу вакытында предприятиенең уңай финанс-икътисадый тарихы, үз фәнни нигезле продукциясен чыгару, проект тематикасы буенча якланган инттелектуаль милке исәпкә алыначак.

Грант инновацион проектны гамәлгә ашыру кысаларында эшләр башкаруга чыгымнарны финанс тәэмин итү өчен файдаланыла ала. Бу - хезмәт хакына өстәмәләр, махсус җиһазларга, материалларга, чималга чыгымнар, бергә эшләүчеләрнең хезмәте өчен түләүләр.

Катнашу өчен заявкалар 30 ноябрьгә чаклы Инновацияләргә ярдәм фонды сайтында кабул ителә. https://online.fasie.ru/Default.aspx

Проектлраны сайлап алу шартлары белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://fasie.ru/programs/programma-razvitie/#uslovia

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International