Татарстанда коммерциясез оешмаларның проектларына булышлык күрсәтү өчен 35 миллион сум акча бүлеп бирелде

2018 елның 16 ноябре, җомга

100дән артык социаль әһәмиятле коммерциясез оешма республика бюджетыннан субсидияләр алуга конкурста җиңүче булды. Бу хакта "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Булышлык күрсәтү өчен 35 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. "Бер проектны тормышка ашыру өчен субсидиянең уртача күләме 310 мең сум тәшкил итәчәк. Субсидиянең максималь зурлыгы 404 мең сумга тигез, минималь суммасы - 96 мең сум", - дип сөйләде Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.

Спикер сүзләреннән аңлашылганча, хәзерге вакытта ел азагына кадәр субсидияләр алачак коммерциясез оешмалар белән килешүләр төзелә.

Татарстандагы коммерциясез оешмалар арасында субсидияләр бирүгә конкурс икенче ел рәттән уздырыла. Узган ел 112 проект җиңүче булган иде, быел - 113. Заявкаларның күпчелеге Казаннан (60%ы) килде, республикадан соң Яр Чаллы, Әлмәт һәм Лаеш районнары килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International