Казанда "Россиянең яшь эшкуары - 2018" россиякүләм конкурсының төбәк этабына йомгак ясалачак

2018 елның 16 ноябре, җомга

24 җиңүче - 8 номинация. Татарстанда Интернет-эшкуарлык, авыл хуҗалыгы, франчайзинг, социаль эшкуарлык, җитештерү, инновацияләр, сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы эшкуарларны сайладылар. Конкурста 18 яшьтән 30 яшькәчә булган яшь кешеләр катнашты.

Бүләкләү тантанасы бүген 17.00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург урамы, 28) булачак.

Быел конкурсның төбәк этабында 80 якын эшкуар катнашты. Иң активлары - Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Яшел Үзәннән, Баулыдан, Кама Тамагы һәм Буадан.

Алтысы - бизнесы буенча иң уңышлысы - Татарстанны Мәскәүдәге Россиякүләм конкурсында танытачак.

"Россиянең яшь эшкуары - 2018" россиякүләм конкурсының төбәк этабы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм республиканың Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан уздырылды.

 

Конкурсның максаты: яшьләр тирәлегендә нәтиҗәле яшәеш стратегиясе буларак эшкуарлыкны популярлаштыру.

Конкурсның бурычлары:

- эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Россия Федерациясе гражданнарын ачыклау һәм бүләкләү;

- яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тиражлау;

- төбәк икътисадын уңышлы үстерүнең әһәмиятле факторы буларак яшь эшкуарлыкның позитив образын формалаштыру;

- яшь эшкуарның патриотик образын формалаштыру.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International