Эшкуар йортында чит илдә компаниянең интеллектуаль милкен яклау темасына семинар узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның экспортер компанияләре һәм шундый булырга теләгән оешма вәкилләре "Заманча компаниянең интеллектуаль милке һәм глобаль базарда аны саклау" семинарында катнашты. Чара Эшкуар йортында узды

Семинар кысаларында катнашучылар глобаль базарда уйлап табуларны һәм тауар билгеләрен саклау, чит ил патентлавына чыгымнарны субсидияләү механизмнарын, компаниянең үз патент хезмәтен төзү, әлеге хезмәтнең белгечләрен укыту һәм тышкы консультантлар белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде.

Чараны ТР Икътисад министрлыгы, "Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге" ТР ДУП һәм Казан юридик фирмасы оештырды.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International