Татарстанда эшкуарлар өчен Ачык ишекләр көне уза

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Эшкуарга ничек экспортка чыгарга? Микрофинанс заемын нинди ставка буенча алырга мөмкин? "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" нәрсә ул һәм бизнес субъектлары ни рәвешле үз чыгымнарын компенсацияли ала? Бүген Эшкуар йортына килүчеләр (Петербург ур., 28) бизнеска ярдәмнең барлык төрләре турында белде. Биредә Бөтендөнья эшкуарлык атналыгы кысаларында Ачык ишекләр көне уза. Эш алып баручы һәм эшен яңа башлаган бизнесменнарга консультацияне республиканың Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды белгечләре бирә.

Фонд җитәкчесе Айдар Салихов билгеләп үткәнчә, оешма финанс, мөлкәти һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә. Хезмәткәрләр бизнесны үстерүнең барлык мәсьәләләре буенча - эшкуарлык эшчәнлегенә өйрәтүдән алып, алдагы үсеш өчен кредит алу белән тәмамлап - консультация бирә. Бүген белгечләр һәрбер килүче белән булган мәсьәләләр турында фикер алышты һәм аларны хәл итүнең нәтиҗәле алымнарын киңәш итте.

Бизнесны үз идеяләрен үстерү варианты буларак караган кешеләр «ТИSБИЗНЕS» Студентлар эшкуарлыгы үзәге эше белән танышты. Проект җитәкчесе Евгений Елесин сөйләгәнчә,«ТИSБИЗНЕS» быелның февралендә оештырылган һәм яшьләр бизнесын алга этәрү буенча вузара белем бирү мәйданчыгы булып хезмәт итә.

Эшкуар йортында Ачык ишекләр көне кысаларында мондый чаралар 21.00 сәг. кадәр узачак.

13:00дән 14:00гә кадәр Бердәм кредит үзәге вәкилләре тарафыннан кабул итү булачак. Белгечләр поручительлек һәм гарантияләр алу мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.

Шул ук вакытта "Оконишников" залында "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы экспертлары, күзәтчелек органнары белгечләре һәм катнашучылар салым һәм хезмәт күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак.

14:30дан 15:30га чаклы - эшкуарларны Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге җитәкчесе Равил Сираҗиев кабул итәчәк.

Шул ук вакытта "Юнысов" залында теләгән бар кеше Алиса Лисованың "Инстаграмда нинди контент сата?" дип аталган мастер-классында була ала. Катнашу өчен шушы сайтта теркәлергә - https://alisa-lisovaya.timepad.ru/event/850884/.

16:00дән 17:00гә кадәр - контроль-күзәтчелек эшчәнлеге органнары вәкилләре белән очрашу узачак. Экспертларга торак һәм санитар күзәтчелек темасы буенча барлык сорауларны бирергә мөмкин.

Чара креатив менеджмент буенча воркшоп белән тәмамланачак.

Татарстанда Бөтендөнья эшкуарлык атналыгы биржа сәүдәсе буенча семинарлар, "Бизнес-планнар төзү" тренингы һәм башка белем бирү программалары белән дәвам итәчәк. 14-18 ноябрьгә чаралар белән Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында танышырга мөмкин.

Катнашу өчен электрон почта аша теркәлергә кирәк: Dom_pred@mail.ru.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International