Фәрит Габделганиев: "WorldSkills - һөнәри камилләшү һәм үсеш мөмкинлеге". Татарстанда төбәк чемпионаты старт алды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Яшьләр, инициативалылар һәм эшлеклеләр. Бүген Казанда WorldSkills ("Яшь профессионаллар") төбәк чемпионаты старт алды. "Эшкуарлык" һәм "Эшкуарлык Юниорлар" компетенцияләре буенча ярышлар кече бизнес һәм эшкуарлык көллиятендә узачак.

Катнашучыларга хәер-фатиха сүзләре белән республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, WorldSkills югары дәрәҗәдәге осталарның гына түгел, сайлаган һөнәрендә тәүге адымнарын ясаучыларның да аралашу урыны булып тора. Бу - дөньяда  яшь белгечләр арасында һөнәри камиллек һәм үсеш мөмкинлеге бирә торган иң абруйлы бәйге.

"Эшкуарлык" компетенциясе буенча туган республикалары данын яклау хокукы өчен 5 команда көрәшәчәк, "Эшкуарлык Юниорлар" юнәлешендә дә - шул ук санда командалар. Бәйге кысаларында яшьләргә бизнес-проект һәм аның маркетинг планын эшләргә, җитештерү процессын тасвирларга, проектның нәтиҗәлелеген исәпләргә туры киләчәк.

WorldSkills чемпионаты Татарстанда 7 декабрьгә чаклы уза. 16-22 яшьлек конкурсантлар - 83 компетенциядә, 16 яшьтән кечерәкләр "WorldSkills Juniors" юнәлешенең 53 компетенциясе буенча катнашачак. Ярышларда 2000нән артык катнашучы һәм эксперт булачак.

Төбәк этабы җиңүчеләре Илкүләм чемпионатка уза, анда алар ил җыелмасы составына кертелү хокукы өчен көрәшәчәкләр. Россия командасы 2019 елның маенда Казанда үткәрелергә тиешле WorldSkills 2019 стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпионатында чыгыш ясаячак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International