Татарстанның Стратегия-2030 программасына кертелә торган үзгәрешләр республика муниципаль берәмлекләренең профсоюз утырышларында төп тема булды.
Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. Ул "Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында" Татарстан Республикасы законы нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы закон проектында чагылган үзгәрешләр турында сөйләде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында республиканың үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр турында иҗтимагый фикер алышулар сериясе уза. Моннан тыш, республиканың дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнарының иҗтимагый совет утырышларында закон проекты карала.
16 ноябрьдә Стратегия-2030 кертелә торган үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында фикер алышачаклар.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте