"Сыналган бизнес" интернет-ресурсы мәйданчыгында күзәтчелек эшчәнлеге буенча экспертларның бушлай консультацияләрен бирә башлаудан алып узган өч ай эчендә әлеге хезмәттән Татарстанның 350дән артык эшкуары файдаланган.
Сорауларның күпчелеге, гадәттәгечә, салым һәм санитар законнар тематикасына кагылган. Салым салуның кайсы системасын кулланырга? ОСН, ЕСХН, ЕНВД, ПСН, УСН салым салу системаларының үзенчәлекләре нинди? Бер салым салу системасыннан икенчесенә ничек күчәргә? Бер бизнеста салым салуның төрле системаларын берләштерергә мөмкинме? Патентны ничек сайларга һәм сатып алырга? Ничек кафе ачарга һәм аларга карата нинди таләпләр бар? Кече бизнеска барыннан да ешрак штраф салына торган гадәти кагыйдә бозуларны ничек булдырмаска? Күзәтчелек органнарының "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы мәйданчыгында җыелган элеккеге һәм гамәлдәге хезмәткәрләре шушы һәм башка сорауларга җавап бирә.
Квалификацияле белгеч консультациясен алуга заявканы берничә уңайлы ысул белән калдырырга мөмкин: шәхсән Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28), "кайнар линия" телефоны аша (843) 203-40-53, provbiz.ru сайтында яки "Провбиз" мобиль кушымтасында заявка калдырып, @provbiz социаль челтәрендә, яисә info@provbiz.ru электрон почтасы аша.
Искәртеп үтәбез, ТР Икътисад министрлыгы белән Татарстан Прокуратурасы нигез салган "Сыналган бизнес" provbiz.ru интернет-ресурсы 2018 елның 9 гыйнварыннан эшли башлады. Сайтның төп эчтәлеге Татарстан Республикасында эшкуарларда күзәтчелек органнары ачыклый торган һәм бизнесның таралган бөтен төрләре буенча төркемнәргә бүленгән типик хаталар турында белешмәлектән гыйбарәт. Моннан тыш, яңалыклар блогында һәм булачак вакыйгалар календаренда бизнеска карата күзәтчелек органнары эшчәнлеге белән бәйле чаралар һәм вакыйгалар турында мәгълүмат, яңа законнар һәм "Сыналган бизнес"ның теге яки бу тикшерү очраклары, чаралары турында материал туплана.
Проектның кайнар линия телефоны: +7 (843) 203-40-53
Android һәм iOS мобиль җайланмалары өчен "Провбиз" кушымтасын күчереп алыгыз