"Сыналган бизнес" интернет-ресурсы базасында күзәтчелек эшчәнлеге буенча экспертлар шәхси эшкуарлар, КФХ һәм ҖЧҖ өчен бушлай консультацияләр үткәрә. Квалификацияле белгеч консультациясен алуга заявканы берничә уңайлы ысул белән калдырырга мөмкин: шәхсән Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28), "кайнар линия" телефоны аша (843) 203-40-53, provbiz.ru сайтында яки "Провбиз" мобиль кушымтасында заявка калдырып, @provbiz социаль челтәрендә, яисә info@provbiz.ru электрон почтасы аша.
Эшкуарларның сорауларына түбәндәге күзәтчелек органнарының элеккеге һәм гамәлдәге хезмәткәрләре җавап бирә: Федераль салым хезмәте, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсе, Торак инспекциясе һәм шулай ук Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.
Искәртеп үтәбез, ТР Икътисад министрлыгы белән Татарстан Прокуратурасы нигез салган "Сыналган бизнес" provbiz.ru интернет-ресурсы 2018 елның 9 гыйнварыннан эшли башлады. Сайтның төп эчтәлеге Татарстан Республикасында эшкуарларда күзәтчелек органнары ачыклый торган һәм бизнесның таралган бөтен төрләре буенча төркемнәргә бүленгән типик хаталар турында белешмәлектән гыйбарәт. Моннан тыш, яңалыклар блогында һәм булачак вакыйгалар календаренда бизнеска карата күзәтчелек органнары эшчәнлеге белән бәйле чаралар һәм вакыйгалар турында мәгълүмат, яңа законнар һәм "Сыналган бизнес"ның теге яки бу тикшерү очраклары, чаралары турында материал туплана.
Проектның кайнар линия телефоны: +7 (843) 203-40-53
Android һәм iOS мобиль җайланмалары өчен "Провбиз" кушымтасын күчереп алыгыз