ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге белгечләре Кырым Республикасының экспорт потенциалын үстерүдә актив катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре өчен "Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр низагы һәм аны булдырмый калу чаралары" темасына укыту семинары узды.

Бүген Татарстан  Республикасының Икътисад министрлыгында (Мәскәү ур., 55)  "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында субсидияләр формасында дәүләттән ярдәм күрсәтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлау буенча комиссия утырышы булачак. Чара 9.00 сәгатьтә 429 нчы кабинетта узачак.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион совет һәм “Чаллы”, “Чистай”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы  утырышын уздырды.

Бихисап файдалы эшләнмәләр һәм "лайфхаклар". Тәрәзәне ачмыйча гына бүлмә һавасын ничек чистарак итәргә, үзең катышмыйча чәчәкләргә ничек су сибәргә яки бик аз энергия һәм вакыт кулланып, яшелчәләрне ничек үстерергә - бу хакта яшь уйлап табучылар белә. Бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты базасында алар 20дән артык яңа проект тәкъдим итте. 

Бүген Эшкуар йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ генераль директоры Александр Браверман катнашында киңәшмә узды. "Татарстан Республикасы төбәк лизинг компаниясе" АҖнең планлы күрсәткечләрен үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында идарә, икътисад һәм финанслар буенча VII Халыкара яшьләр симпозиумы үз эшен башлады.  

Ташламалы процент ставкалары:

6% - Россия җиһазлары өчен, 8% - чит ил җиһазлары өчен - моны "Татарстан Республикасы төбәк лизинг компаниясе" АҖ Дәүләт компаниясе ташламалы лизинг механизмы аша Россия Федерациясе шәхси һәм кече эшкуарлык субъектларының югары технологияле һәм инновацион җиһазлардан; сәнәгать җиһазларыннан; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм саклау өлкәсендәге җиһазлардан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өчен тәкъдим итә.

Бүген Казанда Татарстанның яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары җыела. Слет А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты базасында узачак (8нче уку бинасы, Четаев ур., 18а). 

Бүген Татарстан  Республикасының Икътисад министрлыгында (Мәскәү ур., 55)  "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында субсидияләр формасында дәүләттән ярдәм күрсәтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлау буенча комиссия утырышы булачак. Чара 9.00 сәгатьтә 429 нчы кабинетта узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International