30 ноябрьгә чаклы "Ел экспортеры" конкурсына заявкалар кабул ителә. Анда Татарстанның кече һәм урта бизнес субъектларының предприятие-экспортерлары катнаша ала.
Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча конкурс заявкасын юлларга кирәк: 420111, Казан, Пушкин ур., 18 яки электрон почтага: dde@tpprt.ru
Предприятиеләрне сайлап алу кысаларында экспертлар җитештерелә торган тауарларның (хезмәтләрнең) яңалыгын, аларның көндәшлеккә сәләтлелеген, иҗтимагый зарурлыгын, халыкара экологик стандартларга ярашлылыгын; продукциянең гомуми күләмендә экспорт продукциясе өлешен; табышлылыкны, компаниянең эшлекле абруен; сатуларның рентабельлеген; җитәкчелекнең квалификациясен бәяләячәк.
Иң яхшы экспортерлар түбәндәге номинацияләр буенча аталачак:
сәнәгый җитештерү өлкәсендә;
кулланучылар продукциясен җитештерү өлкәсендә;
хезмәтләр өлкәсендә;
халыкара инновацион хезмәттәшлек өлкәсендә;
АСК (агросәнәгать комплексы) өлкәсендә;
БДБ илләренә;
ерак чит илләргә;
аеруча динамик үсүче;
иң озын экспорт тарихы булган;
иң киң экспорт географиясе булган;
югары технологик җиһазлар.
Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" Коммерциясез микрокредит компаниясе, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Катнашу шартлары белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://www.tpprt.ru/press/anons/respublikanskiy_konkurs_v_oblasti_eksportnoy_deyatelnosti_po_itogam_2018_g_eksporter_goda_2018/
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 236-54-15, 236-99-00.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте