Эшкуарлар залогтан башка 1 миллион сум күләмендә займ алырга мөмкин

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Татарстан Икътисад министрлыгы займнан башка алырга мөмкин булган займ суммасын арттырды. Ул 1 миллион сумга кадәр артты. Бу яңалык бизнесларын алга таба киңәйтү максатыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен каралган. Еллык 7,5 процент белән ташламалы займны, физик зат поручительлеге һәм "ТР Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы поручительлеге булган очракта, ел ахырына кадәр алырга мөмкин.

Финанс ярдәме чаралары турында тулырак мәгълүматны 524-90-90 телефоны аша белергә була. Консультацияләрне шулай ук түбәндәге адрес буенча урнашкан ТР Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды бирә: Петербург урамы, 28 - Эшкуар йортында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International