Татарстанның өч бизнес-проекты "Россиянең яшь эшкуары-2018" конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшылары, дип танылган. Нәтиҗәләрне Түбән Новгородта Бөтенроссия яшьләр икътисадый конгрессы кысаларында игълан иттеләр.
"Хезмәтләр өлкәсе" номинациясендә милли җәмәгать туклануын оештыру буенча проект белән 28 яшьлек Солтан Сафин җиңүче булды. "Җитештерү" номинациясендә 3нче урынны пекарняга нигез салучы 28 яшьлек Кирилл Миняев алды. "Спортта бизнес" махсус номинациясендә җиңүне функциональ күнегүләр студиясен оештырган 28 яшьлек Тимур Демин яулады.
"Россиянең яшь эшкуары" конкурсы эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы яшьләрне ачыклау һәм кызыксындыру, илнең социаль-икътисадый үсешенең мөһим факторы буларак яшьләр эшкуарлыгының уңай образын формалаштыру максатыннан уздырылды.
Ул ике этапта үтте: төбәк һәм федераль. Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча бәяләделәр:
"Интернет эшкуарлыгы";
"Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы"
"Франчайзинг";
"Социаль эшкуарлык";
"Җитештерү";
"Инновацион эшкуарлык";
"Сәүдә";
"Хезмәтләр өлкәсе";
Сбербанктан махсус номинация;
"Балалар потенциалын үстерү" махсус номинациясе;
"Франчайзинг" махсус номинациясе;
"Иң яхшы хатын-кызлар проекты" махсус номинациясе;
"Спортта бизнес" махсус номинациясе;
"Россиянең яшь эшкуары-2018" исеме өчен илнең 63 субъектыннан 2000нән артык бизнесмен көч сынашты. Финалга 61 төбәктән 120 катнашучы узды, аларның 32се җиңүче булды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте