Чистай студентлары яшь эшкуарларга ярдәм чаралары белән танышты. Чистайның Бизнес-инкубацияләү үзәге хезмәткәрләре Казан инновацион университеты филиалы, медицина училищесы, һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашу үткәрде.
Алар әлеге үзәктә эш башлаучы эшкуарлар өчен нинди шартлар һәм ташламалар булуы хакында сөйләде. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бизнес-инкубатор командасы резидент эшчәнлегенә һәръяклап бушлай ярдәм күрсәтә, шул исәптән индивидуаль эш планын төзү һәм алып бару, инвестицион, финанс һәм маркетинг презентация материалларын әзерләүдә ярдәм, очрашуларда, чараларда, катнашуга әзерлек, һәр конкрет проект өчен потенциаль заказчылар, партнерлар, инвесторлар җәлеп итүдә булышлык, белем бирү программаларында катнашу.
Студентлар белән очрашу яшьләр арасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыруга, кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтүче оешмалар турында мәгълүмат бирүгә, эшкуар образының җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлтелгән иде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте