Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
СПБЭК инжиниринг компаниясе ("Санкт-Петербург электротехника компаниясе" ФҖБ) Татарстандагы нефть-газ һәм энергетика компанияләренә берничә яңа эшләнеш тәкъдим итте. Компания директоры Александр Народицкий "Славянка" тибындагы уртак кәтүкле асинхрон двигательләр, махсус техника өчен даими магнитларда вентиль двигательләрен, реактив куәтне компенсацияләү җиһазларын; кондиционерлау һәм салкын белән тәэмин итү өчен суыткычлар; электр генерацияләү ORC-җайланмалары, табигый газдагы турбогенераторлар, энергияне сак куллана торган җылылыкалмаш җайланмалары, үсемлекләр өчен гидрогельләр һәм магнит-импульс генераторларын күрсәтте.
Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимнәрне республиканың ТЭК предприятиеләрендә карарга һәм әлеге мәсьәләне карауга яңадан әйләнеп кайтырга тәкъдим итте.
РФА СБнең С.С. Кутателадзе исемендәге Җылылык физикасы институтына керә торган "Плазма" ФТҮ Татарстанда нефть-газ эшкәртү өчен плазмохимия үзәген оештырырга һәм салкын плазма ярдәмендә табигый һәм иярчен нефть газыннан синтетик ягулык җитештерүне башлап җибәрергә тәкъдим итә. Газ агымында плазмохимия методы принцибы (GJ EBP) буенча эшләүче ФТҮ Модульле мобиль плазмохимия комплексларын ятмаларда һәм диңгез платформаларында күкерт чистарту, иярчен нефть газын эшкәртү, күмер пластларында метан эшкәртү һәм аздебетлы һәм баланслы газ ятмаларын үзләштерү өчен кулланырга мөмкин.
"Татнефтехиминвест-холдинг" гендиректоры Рафинат Яруллин Татарстанда пилот җайланма төзергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдим белән ризалашты.
Мәскәү "ТИМ ФОРС" (ТЕАМ Force) ҖЧҖ нигез салучы һәм аның директоры Руслан Гайнанов Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен бердәм цифрлы сервис платформасында берләштерү өлешендәге мөмкинлекләрне күрсәтте. Ул "бергәләп алып бару" икътисадының, чынбарлык вакыт эчендә ресурсларны, җайланмаларны һәм кадрларны цифрлы платформа ("смартстаффинг") ярдәмендә бүлү системасының өстенлекләре турында сөйләде. Бу хәл нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре белән катнаш тармаклардагы кластер элемтәләрен көчәйтергә мөмкин, дип саный Р.Гайнанов.
ТЕАМ Force шулай ук корпоратив программа тәэминатын, мәгълүмат системаларын һәм ИТ-платформалар эшләү һәм аларга хезмәт итү белән шөгыльләнә, конкрет бурычларны хәл итү өчен проект командаларын һәм белгечләр бирә.
Шул ук вакытта "Иннополис" университетында геомеханик модельләштерү буенча 3D бурычларны хәл итү нигезе корылган. Әлеге мәсьәлә буенча университет проректоры Искәндәр Бариев һәм "Газпром" ГАҖ газ, газ конденсатын, нефть табу департаменты башлыгы урынбасары Сергей Әхмәтсафин чыгыш ясады.
Илкүләм технологик инициативаның "Аэронет" юл картасы кысаларында Татарстанның цифрлы моделен ясау турында сүз бара.
ТР территориясе гомуми мәйданы 67 кв. м. гыйбарәт югары төгәллекле 3D карталары белән колачланачак.
Нефть-газ секторы өчен әлеге проект файдалы булырга мөмкин, чөнки трубаүткәргечләрнең һәм саклык зоналарының торышын тикшерүдә тотарга, ятмаларның 3D моделләрен эшләргә, шулай ук капиталь төзелеш объектларын абайлау мөмкинлеген бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов әлеге юнәлештәге эшне, шул исәптән "Татнефть" белән бергә, дәвам иттерергә кушты. Ул шулай ук Татарстанның "Газпром" белән стратегик партнерлыгы турында да искәртте, анысы фән өлкәсендә гамәлгә ашырылырга тиеш.