Рөстәм Сибгатуллин "ИННОКАМ" ассоциациясе коллегиясендә катнашты

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда "Кама иноовацион территориаль-җитештерү кластеры" коммерциясез партнерлыгы" ассоциациясенең Коллегия утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

Коллегия кысаларында "Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен тимер юлы контейнер сервисы" проекты турында һәм предприятиеләр өчен яңа транспорт чишелешләре турында, республикада "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин ителешкә булышлык күрсәтү" илкүләм проектын тормышка ашыру һәм Камма инновацион территориаль-җитештерү кластеры проектында катнашу буенча тәкъдимнәр турында, ИННОКАМ Кама агломерациясе советын оештыру турында, "2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасында каралган дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыру кысаларында предприятиеләрнең яшь белгечләренең һәм остазларының потенциалын үстерү мөмкинлекләре турында докладлар тыңланды.

Коллегиядә катнашучылар, Татарстанны инновацион үстерү мәнфәгатьләрендә талантлы яшьләр арасында технологик эшкуарлыкны үстерү мөмкинлекләрен өйрәнү максатларында, "Россия венчур компаниясе" АҖ тәкъдим иткән "GenerationS төбәк франшизасы", "Корпоратив акселерация программалары" проектларын карады һәм алар хакында фикер алышты.

Утырышта "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧҖ һәм "Сәнәгый куркынычсызлык" сәүдә-җитештерү компаниясе" ҖЧҖ "ИННОКАМ" ассоциациясенә әгъза итеп кабул итү хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International