Ел саен уза торган "Алтын йөзлек" ("Золотая сотня") конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү 24 декабрьдә булачак

2018 елның 21 декабре, җомга

24 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә  "Алтын йөзлек" ("Золотая сотня") конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Чара Эшкуар йортында булачак.

"Ел эшкуары. Алтын Йөзлек 2018" - ул Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында ел саен уздырыла торган конкурс. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде:

1.         Җитештерү

2.         Хәләл: җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләр

3.         Предприятие – Экспортер

4.         Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе

5.         Төзелеш

6.         Транспорт

7.         Авыл хуҗалыгы

8.         Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе

9.         Социаль өлкәдә эшкуар

10.       Яшь эшкуар

Җиңүчеләр исемлеге белән http://100rt.ru сайтында танышырга мөмкин.

 

Журналистларны аккредитацияләү 89503234707 (WhatsApp) телефоны һәм Aygul.Amirova@tatar.ru электрон почтасы буенча.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International