Бүген КФУда һәр муниципаль берәмлек өчен кече һәм урта эшкуарлыкны көндәшле тирәлектә үстерү проектлары күрсәтеләчәк

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан федераль университетында һәр муниципаль берәмлек өчен кече һәм урта эшкуарлыкны көндәшле тирәлектә үстерү проектлары яклана. Аларны муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары өчен квалификация үзгәртү программасы кысаларында әзерләгәннәр. Өч модульле көндезге укыту программасы быелның 13 ноябреннән 11 декабренә кадәрге чорда узды.

 Бер ай дәвамында эшләнгән эш республикага кече һәм урта эшкуарлыкка лидер позицияләрен ныгытырга, эшкуарлыкны һәм конкуренцияне 5 ел дәвамында муниципаль дәрәҗәдә нәтиҗәле үстерергә ярдәм итәчәк.

КУЭ үстерү программаларын бергәләп эшләү өчен экспертлар чакырылган иде, алар дөньядагы иң яхшы югары белем бирү йортларының (Сорбонна (Франция), Калифорния технологик институты, Босфор университеты (Төркия)) профессорлары, халыкара бизнес-консультантлар булып тора. Чакырылган вәкилләр, шулай ук иң югары икътисад мәктәбеннән оештыручылар тарафыннан билгеләнгәнчә, моңа охшаш укулар бары тик безнең республика территориясендә генә уздырыла.

КУЭ үстерүнең муниципаль программалары дөньякүләм дәрәҗәле экспертлар тарафыннан нигез салынган актуаль автор методикаларына нигезләнеп эшләнгән. Эшләнүче программалар структурасына КУЭ үстерү өлкәсендә төбәк проектларының максатчан күрсәткечләре салынган, ул аларны "Кече һәм урта эшкуарлык һәм хосусый эшкуарлык инициативасына булышлык күрсәтү" илкүләм проекты белән декомпозицияләү мөмкинлеген бирәчәк.

Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары өчен "Көндәшле тирәлектә Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең заманча технологияләре" квалификация үстерү программасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан "Иң югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университетының Коммуникация менеджменты институты белән берлектә эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International