ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Якын киләчәк елларда Татарстанда бизнес ничек үсеш алачак һәм нинди программаларны эшләтеп җибәрү планлаштырыла? Бүген Казанда шушы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Эшкуар йортында "Кече һәм урта эшкуарлык һәм хосусый эшкуарлык инициативасына булышлык күрсәтү" илкүләм проекты кысаларында төбәк программаларын карау буенча төбәкнең ведомствоара проект офисы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2018 елның гыйнвар-ноябрь айлары өчен муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча рейтинг әзерләнде. Рейтинг мәгълүматлары буенча, Чистай районы үз күрсәткечләрен 12 позициягә яхшырткан. Әлки районы 7 пунктка, Ютазы 6 пунктка күтәрелгән.  Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, хезмәт хакына сатып алу сәләтенең һәм өстәлгән бәя күләменең артуы белән аңлатыла.


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы 2018 елда җайга салу йогынтысын бәяләүне гамәлгә ашыру сыйфатының йомгаклары буенча төбәкләрнең иң югары төркеменә кергән. Рейтинг нәтиҗәләре Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми сайтында бастырылган.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2 ай эчендә башлап җибәрүче эшкуар 2000 тирәсе кешенең чәчен кискән. Үзенең уңыш тарихы белән ул "Ел эшкуары. Алтын Йөзлек" конкурсы этапларының берсендә уртаклашты, әлеге чараны Татарстанның Икътисад министрлыгы һәм республиканың Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды уздырды. "Эшкуарлык фабрикасы"нда белем алдым, япон чәчтарашларына кагылышлы идея ошады. Чәчтарашханә ачу урынын төштә күрдем. Үз көчем белән ремонт ясадым, җайланмаларга заказ бирдем. Һәм менә көтелгән ачылыш, мин моны гомерем буе көттем! Мин эшкуар булырга хыялландым", - дип сөйли Айдар Сәгыйров. Аның бизнесына берничә ай гына, ләкин бүген эшкуар инде "Алтын йөзлек"кә керә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Аттракционнарның техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләр исемлеген раслау турында" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча бизнес вәкилләреннән тәкъдимнәр кабул итә. Гавами консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан килде.


21
декабрь, 2018 ел
җомга

"Умник" программасы биш юнәлеш буенча инновация эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яшь тикшерүчеләргә булышлык күрсәтү өчен юнәлдерелгән.

Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булган матбугат конференциясендә ТР икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "Умник" программасының 54 проекты Татарстан Республикасында Инновацияләргә булышлык күрсәтү фондыннан инновацияле предприятиеләр үсеше өчен ярты миллион сум акча алачак.

Игътибар итегез, алда көтелгән бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә КФҮ офисларның эш режимы үзгәрә. 31 декабрь көнне "Минем документлар" офисларының барысы да 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 1 гыйнвардан 8енә кадәр - ял көннәре.

Бүген "Яр Чаллы" һәм "Яшел Үзән" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек башкаруга заявкалар карау буенча комиссияләр утырышында алты заявка хупланды, чара Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

Чистай КФҮ офисы Энгельс ур., 152 адресы буенча яңа бинага күченүгә бәйле рәвештә, 24 декабрь көнне, КФҮ офисы эшләмәячәк. Яңа офиста элеккеге эш графигы сакланачак. Аның белән  http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында танышырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International