Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар конкурсы йомгаклары 2018 елның 27 декабрендә игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы Эшкуар йортында узачак.
25 декабрьгә кадәр конкурска татар һәм рус телләрендә барлык төр милекчелек формаларындагы басма, электрон, радио һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларындагы журналист эшләре һәм медиа-проектлар кабул ителә. Кече һәм урта бизнес үсешен яктыртудан тыш, мәкаләләрдә инфраструктураны һәм эшкуарларга ярдәм итүнең башка формаларын үстерүнең уңай мисаллары чагылдырылган булырга тиеш.
Конкурста түбәндәгеләр катнаша ала:
- массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре;
- штатлы хезмәткәрләр;
- Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары;
- журналист-фрилансерлар.
Конкурс номинацияләре:
"Иминлекле эшкуарлык климаты" - Татарстан Республикасында инвестиция климатының торышына бәйле материал яки мәкаләләр сериясе;
"Татарстанда ясалган" - КУЭ субъектларының чимал булмаган экспортын үстерүгә бәйле материал яки мәкаләләр сериясе;
"Бизнес өчен КФҮ" - Күпфункцияле үзәкләр челтәрендә бизнес өчен хезмәтләр үсеше турында материал яки мәкаләләр сериясе;
"Сәнәгый эволюция" - җайланмаларны модернизацияләү буенча дәүләт программалары ярдәмендә КУЭ субъектларын үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;
"Сәнәгый мәйданчыкларның резидентлары" - Татарстан Республикасында сәнәгать паркларын үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;
"Җәмгыять файдасына" - социаль эшкуарлыкны үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;
"Тагын да тапкыррак" - Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгын үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;
"Конкуренция стандарты" - Татарстан Республкиасында конкуренцияне үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;
"Казанышлы ачышлар" - Татарстан Республикасында инновацион эшкуарлыкны үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе
"Сыналган бизнес" - тикшерүләр уздырганда контроль-күзәтчелек органнары белән эшкуарларның үзара хезмәттәшлеге турында материал яки мәкаләләр сериясе;
"Файдалы контракт" - контракт системасы турында материал яки мәкаләләр сериясе;
"Хәләл-индустрия" - Татарстан Республкиасында хәләл-индустрияне үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;
Конкурска бер автордан 2018 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 20 декабренә кадәрге чорда бастырып чыгарылган, электрон ММЧ урнаштырылган, радио һәм телеэфирга чыгарылган иң күбе 3 журналист материалы кабул ителә.
Конкурс материаллары 420021, Казан ш., Мәскәү ур., 55 адресы буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында көн саен, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә, 104 кабинет (Канцелярия).
Конкурс эшләрен шулай ук электрон адрес буенча да җибәрергә мөмкин: Aygul.Amirova@tatar.ru, "Конкурска" тамгасы белән.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 524-90-29.
Конкурста катнашу өчен Конкурс комиссиясенә түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк:
- заявка;
- Конкурска тиешле эшләр.
Конкурс эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, эшкуарның уңай образын формалаштыру, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешен яктыртуны актуальләштерү максатында уздырыла.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте