Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Казанда ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында 2019 елда республиканың нефть-газ химиясе комплексы эчендә углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итүләр исемлеге расланды. Ел саен төп җитештерүчеләр һәм кулланучылар белән килештерелә торган йөзләрчә продукция позицияләре буенча җентекле документны "Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллин күрсәтте.

Татарстан Президенты уздырылган анализ нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм компанияләргә чимал җитешмәүгә бәйле мәсьәләләр өстендә эшләргә кушты. 

Алга таба Томскиның "НИОСТ" ҖЧҖ генераль директоры Юрий Казаков (компания "СИБУР" нефть-химия холдингы өчен НИОКР белән шөгыльләнә) чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, "СИБУР" катализаторлар һәм эластомерлар эшләү һәм җитештерү өлешендә Татарстанның нефть-химия предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәргә ниятли. 

Юрий Казаков искәрткәнчә, Рөстәм Миңнехановның Томск өлкәсенә булган визиты йомгаклары буенча 2018 елның ноябрендә тиешле беркетмәгә кул куелган һәм "СИБУР" инде проект командасын оештырган. Ирешелгән килешенгәнлек кысаларында яклар нефть химиясе һәм технологик модельләштерү өлкәсендә, шулай ук кадарлар әзерләү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.

"ХитЛаб" ҖЧҖ генераль директоры Константин Полетаев пилотсыз очкычлар һәм робот техникасы өчен водородлы портатив туклану чыганаклары турында сөйләде. Компания Ульянның технологияләр трансферы үзәгенең резиденты булып тора һәм порошок металлургиясе, металломатрик композитлар һәм металлогидридлар өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә. Ульянның ноу-хау водородны каты халәтендә саклаудан гыйбарәт, шул ук вакытта аның авырлыгы баллон саклауга тиң. Энергосыешлыгы буенча бәясе литийлы-ионлы батарейкалар белән чагыштырырлык. "Бүген дөнья икеләнеп калды: аккумуляторларны җәелдерергәме яки ягулык элементларынмы? - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең белән хезмәттәшлек итәчәкбез".

Биохимик кластер оештыру проектын "Химмаш-аппарат" ҖЧҖ инжиниринг департаменты директоры (Дубна ш., Мәскәү өлкәсе) Игорь Гунбин күрсәтте. Компания биопластик һәм биопротеин белән шөгыльләнә. Предприятиедә ике кушылманы берьюлы җитештерү технологиясе эшләнгән.

Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне, шул исәптән "Татнефть" компаниясе катнашында, өйрәнергә кушты. 

Утырышта шулай ук Американың Oracle ИТ-компаниясе вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар хәбәр иткәнчә, Oracle үзенең программа чишелешләрен Татарстандагы ягулык-энергетика комплексы компанияләре белән гамәлгә кертү өстендә эшли. Сүз предприятиеләрне цифрлы трансформацияләү турында бара. Компания интеграллаштырылган бизнес-планлаштыру, бюджетка салу, сатып алулар процессын автоматлаштыру системаларын эшли. "ТАИФ НК АЗС", "Татнефть", "Нижнекамскнефтехим", "ТГК -16" предприятиеләре белән эш алып барыла инде. Шулай ук ИТ-эшләүчеләр белән берничә белем бирү чарасы да күздә тотыла.

"Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев тә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International