Эшкуар йортында "Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фондының Факторинг компаниясе" ҖЧҖ клиентларының һәм Фондның ярдәм чараларыннан потенциаль файдаланучылар белән очрашу булды. Фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләре, эшкуарларга ярдәм итү буенча тормышка ашырыла торган чаралар һәм шартлар, экспортка ярдәм итү үзәге хезмәтләре, шулай ук 2019 елга факторинг хезмәтләрен тормышка ашыру перспективалары күрсәтелде.
Фонд тарафыннан тормышка ашырыла торган финанс чаралары - микрозайм бирү программалары һәм факторинг хезмәтләре күрсәтү буенча программа бизнесменнарда аеруча зур кызыксыну уятты.