22 декабрьдә Казанда коммерциясез оешманы ничек оештырырга һәм социаль проектларны ничек итеп уңышлы үстерү турында сөйләчәкләр

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

22 декабрьдә Казанда коммерциясез оешманы ничек оештырырга һәм социаль проектларны ничек итеп уңышлы үстерү турында сөйләчәкләр. КФУның "УНИКС" (Пушкин ур., 27) комплексында 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр белем бирү семинары узачак. Оештыручылар булып Эшкуарлыкка ярдәм фонды - Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге һәм Казан федераль университеты чыгыш ясый.

Чара кысаларында түбәндәге темалар каралачак:

- СЮ КО төрләре: иң кулай оештыру-хокук формасын ничек сайларга;

- СЮ КО эшчәнлеген норматив-хокукый җайга салу;

- Хезмәт (хезмәткә бәйле булмаган) мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү;

- СЮ КОда бухгалтерлык һәм салым исәбе;

- СЮ КО өчен салым ташламалары;

- Иганәләр һәм аларны бухгалтерлык һәм салым исәбендә чагылдыру;

- Финанс хисаплылыгы: СЮ КО дәүләт органнарына нинди хисаплылык төрләрен тапшырырга тиеш;

- Бизнестан ярдәм һәм хакимият органнарыннан субсидияләр;

- СЮ КО эшкуарлыгы;

- Грантлар һәм Конкурслардан алынган акча белән эш итү

- СЮ КО иң югары идарә органнары;

- СЮ КО ни өчен үтәкүренмәле һәм хисапка тотылучы булырга тиеш?

Семинарда катнашу - бушлай. Сайтта алдан теркәлү таләп ителә: https://innovationdevelopment2.timepad.ru/event/874887/

Өстәмә мәгълүматларны, шулай ук КО үсеше буенча консультацияне түбәндәге телефон аша алырга була: (843) 222-90-60 (өст.211, 212). 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International