ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Мәскәүдә Гайдар форумы чаралары кысаларында дәүләт һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында экспертлар фикер алышты. Бәхәс мәйданчыклары эшендә икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Бүген "Татар-информ" МАда "2018 елда Татарстанда инвестицион климатны яхшырту чараларының нәтиҗәләре хакында" темасына матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева җавап бирде.

2018 елның нәтиҗәләрен чыгарырга һәм 2019 елга планнар билгеләргә. Чаллыда социаль юнәлештәге коммерциясез оешмаларның очрашуы әнә шундый максаттан үткәрелде.

Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов җитәкчелегендә Россия субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы 47 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашачак. 2019-2021 елларда аларны үтәүгә 48,5 миллиард сум юнәлдереләчәк. Проектларны гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указында билгеләнгән күрсәткечләргә һәм максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

2019 елның 15-17 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә  "Россия һәм дөнья: илкүләм үсеш максатлары һәм глобаль трендлар" юбилейлы Х Гайдар форумы узды, анда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашты.

"Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелеше тәмамланды. Проектның гомуми бәясе 1,3 миллиард сум тәшкил итте, шул исәптән "Моношәһәрләрне үстерү фонды" КО акчалары хисабына - 971,1 миллион сум, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына - 328,9 миллион сум.

Гражданнарның Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәктә (КФҮ) дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсе 2018 елда 97%ка җиткән. Бәя СМС-сораштыру ("0919" рәсми кыска номеры) ярдәмендә,  "Сезнең контроль" мәгълүмат-аналитика системасы һәм КФҮдә куелган "Электрон хөкүмәт" инфоматлары аша үткәрелгән. Сораштыруда 317 меңнән артык граждан катнашкан.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Процент ставкасын субсидияләү" программасында катнашучыларга 35 миллион сум бирелде. Әлеге акчалар Татарстанның сәнәгый мәйданчыклары һәм парклары резидентлары һәм идарәче компанияләренең Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлары буенча процентларны түләүгә чыгымнарын каплауга юнәлдерелде. Финанс ярдәмен ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы оешма - "Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" дәүләт казна учреждениесе күрсәтте.

2018 елда ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан кара, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча бизнес төзүгә 24 лицензия бирелде. Компанияләр Казан һәм Чаллыда аеруча күп ачылды. Тагын 88 эшкуар лицензияләрен яңадан рәсмиләштерде. Хәзерге вакытта Татарстанда әлеге бизнесны 131 предприятие гамәлгә ашыра. Металлар 434 пунктта кабул ителеп, эшкәртелә, бу 2017 ел белән чагыштырганда 40 урынга күбрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International