Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов җитәкчелегендә Россия субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең гамәлдәге системасы 24 федераль күрсәткеч буенча алып барыла.
2018 елның 23 ноябрендә Россия Федерациясе Дәүләт советы президиумының киңәйтелгән утырышында Россия Президенты Владимир Путин "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указында билгеләнгән максатларга ирешү буенча Россия субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең 15 федераль күрсәткече исемлеген хуплады.
Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә төбәкләрне бәяләү системасын үзгәртү буенча эш алып барыла.