"Процент ставкасын субсидияләү" программасында катнашучыларга 35 миллион сум бирелде. Әлеге акчалар Татарстанның сәнәгый мәйданчыклары һәм парклары резидентлары һәм идарәче компанияләренең Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлары буенча процентларны түләүгә чыгымнарын каплауга юнәлдерелде. Финанс ярдәмен ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы оешма - "Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" дәүләт казна учреждениесе күрсәтте.
2019 елда әлеге программа дәвам итәчәк. Ярдәмгә кредит шартнамәсен 2017 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк төземәгән кече һәм урта бизнес субъектлары (сәнәгый мәйданчыклар, сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре) исәп тота ала:
- инженерлык инфраструктурасы, җитештерү биналары, корылмалар, индустриаль (сәнәгать) паркы территориясендәге корылмалар, муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мйданчыклары төзелешенә (реконструкциясенә),
- тауарлар (эшләр, хезмәтләр) производствосын булдыру, үстерү яки модернизацияләү максатларында яңа җиһазлар алуга.
Субсидияләр Россия кредит оешмаларында елына 5 000 000 сумнан артмаган күләмдә җәлеп ителеп, кредитлар буенча процентлар түләүгә фактик тотылган һәм документлар ярдәмендә расланган чыгымнарны каплау максатларында бирелә.
Катнашу шартлары белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/programma-subsidirovaniya-zatrat-svyazannih-s.htm
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 524-90-90.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте