"Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелеше тәмамланды. Проектның гомуми бәясе 1,3 миллиард сум тәшкил итте, шул исәптән "Моношәһәрләрне үстерү фонды" КО акчалары хисабына - 971,1 миллион сум, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына - 328,9 миллион сум.
110 гектарлы мәйданда яңа сәнәгать мәйданчыгы "Яңа Тура" технополисы янында урнашкан. Хәзерге вакытта үз инвестицон проектларын алты резидент гамәлгә ашыра.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте