2018 елның нәтиҗәләрен чыгарырга һәм 2019 елга планнар билгеләргә. Чаллыда социаль юнәлештәге коммерциясез оешмаларның очрашуы әнә шундый максаттан үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы теләктәшлегендә "Перспектива" Ресурс үзәгендә узды. 2018 елда социаль өлкәдә масштаблы эш башкарылуы турында билгеләп үтелде. Шәһәрнең иҗтимагый эшчәнлегендә актив катнашкан кешеләргә Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мактау грамоталары тапшырылды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте