Гражданнарның Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәктә (КФҮ) дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсе 2018 елда 97%ка җиткән. Бәя СМС-сораштыру ("0919" рәсми кыска номеры) ярдәмендә, "Сезнең контроль" мәгълүмат-аналитика системасы һәм КФҮдә куелган "Электрон хөкүмәт" инфоматлары аша үткәрелгән. Сораштыруда 317 меңнән артык граждан катнашкан. Алар "Минем документлар" офисларында алынган федераль башкарма хакимият органнары - Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, Салым хезмәте, Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, Федераль суд приставлары хезмәте, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәт, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык хезмәтләрен бәяләгән. Аларның күпчелек өлеше күрсәтелгән хезмәтләр дәрәҗәсенең "әйбәт" һәм "бик яхшы" дәрәҗәләренә туры килүен билгеләп үткән.
Сыйфатны бәяләү хезмәтләр күрсәтү процедурасын оптимальләштерүгә һәм алардан файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлтелгән. Нәтиҗәләр федераль хакимият органнарының тиешле территориаль органнары җитәкчеләре, КФҮ һәм аларның структур бүлекчәләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү нигезенә ята.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте