Татарстан 47 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашачак

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы 47 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашачак. 2019-2021 елларда аларны үтәүгә 48,5 миллиард сум юнәлдереләчәк. Проектларны гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указында билгеләнгән күрсәткечләргә һәм максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

2019 елның гыйнварында Татарстанда Илкүләм проектларның төбәкләргә караган өлешләрен гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү каралган, аларда нәтиҗәлелек күрсәткечләре һәм куелган бурычларны үтәү өчен финанслар күләме билгеләнәчәк.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International