2019 ел тиз санлы үсеш траекториясенә чыгу өчен хәлиткеч булырга мөмкин. Мәскәүдә Гайдар форумы тәмамланды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

2019 елның 15-17 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә  "Россия һәм дөнья: илкүләм үсеш максатлары һәм глобаль трендлар" юбилейлы Х Гайдар форумы узды, анда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашты.

Быелгы форумның аталышыннан күренгәнчә,  "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указы нигезендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелде.

Гайдар форумының төп вакыйгасы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведев катнашында "Илкүләм үсеш максатлары һәм глобаль трендлар" пленар дискуссиясе булды.

Замананың актуаль чакырулары сыйфатында Дмитрий Медведев иҗтимагый тормышның барлык якларына диярлек кагыла торган югары билгесезлек дәрәҗәсен, шулай ук санлы трансформация тизлеген һәм масштабын, традицион базарларның глобаль үзгәрешләрен һәм яңалары пәйда булуын билгеләп үтте. Дискуссиядә катнашучылар тиешле билгесезлек белән идарә итү зарурлыгын белдерде.

"Илкүләм максатлар һәм социаль чакырулар: төбәк аспекты" панель дискуссиясе кысаларында төбәк дәрәҗәсендә илкүләм максатларга ирешүне тәэмин итүгә һәм финанслау вәкаләтләрен һәм чыганакларын тәңгәлләштерүгә аерым игътибар бирелде. Дискуссия нәтиҗәсендә Хөкүмәт белән халык арасында ышанычка корылган диалогның әһәмияте расланды, кешеләр илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен мөмкин кадәр тизрәк тоярга тиеш.

"Илкүләм үсеш максатлары: Россия стратегиясе 2018-2024" ачык дискуссиясе илкүләм максатларны гамәлгә ашыру кораллары турында фикер алышуны дәвам итте. Һәр илкүләм проектны, шулай ук аның һәр максатын үтәү өчен шәхсән җаваплылык кураторлар буларак вице-премьерларга һәм җаваплы башкаручылар буларак министрларга билгеләнә. Шулай ук илкүләм максатларны үтәү планнары кебек документлар форматы барлыкка киләчәк, алар илкүләм проектлардан киңрәк булыр дип көтелә.

"Илкүләм үсеш максатларына ирешүдә төбәкләрнең финанс катнашуы" дискуссиясе барышында үзәк белән төбәкләр арасында чыгым вәкаләтләрен бүлешү проблемалары каралды.

Форум кысаларында Россия инновацион төбәкләре рейтингы тәкъдим ителде. 2013 елдан Татарстан Республикасы традицион рәвештә әлеге рейтингның лидерлар өчлегенә керә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Респуликасы 2012 елдан башлап беренче тапкыр, Мәскәү шәһәрен уздырып, икенче баскычка күтәрелде (1 урында - Санкт-Петербург, 2 урында - Татарстан Республикасы, 3 урында - Мәскәү).

2018 елда Татарстан Республикасы уңышына инновацион эшчәнлекне алып бару өчен социаль-икътисадый шартларны ныгыту, технологик инновацияләр белән шөгыльләнүче оешмаларның актив эшчәнлеге, шулай ук фәнни тикшеренүләр саны арту һәм федераль ярдәм программаларында катнашу булышлык итте.

Гайдар форумы кысаларында Россия төбәкләрендә югары технологияле бизнесны үстерү турында Илкүләм доклад тәкъдим ителде. Докладның төп максаты - Россия икътисадында чимал булмаган үсешнең потенциаль нокталарын билгеләү. Доклад авторлары фикеренчә, яңа технологияләрне кертүнең түбән дәрәҗәдә булуы проблемасы инновацион активлыкны җитәрлек стимуллаштырмаудан түгел, ә бәлки Россия икътисады структурасының үзенчәлекләреннән, түбән технологияле (чимал) тармаклар өстенлек итүдән гыйбарәт.

2019 ел тиз санлы үсеш траекториясенә чыгу өчен хәлиткеч булырга мөмкин. Форумның "Платформа буларак дәүләт: кешеләр һәм технологияләр" панель дискуссиясендә катнашучылар  әнә шундый нәтиҗәгә килде. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, платформалы карарларны гамәлгә кертү - ул транзакцион чыгымнарны киметүнең һәм нәтиҗәлелекне арттыруның төп факторы. Якын киләчәккә бурычлар исәбендә ведомстволарны санлы процессларны һәм интеграцияне үстерүгә мотивацияләү системасы, дәүләт платформа сервислары белән үзара эш иткәндә шәхси операторларның интеграциясен тәэмин итү, үтәли санлы идентификацияне тәэмин итү билгеләп үтелде. Проблемалар арасында югары уку йортларының кирәкле кадрлар әзерләү өлешендә базарлар үзгәрешенә начар реакциясе, санлы интеграция базарын җайга салу аспектларында дәүләт катнашуы проблемасы аерылып чыгарылды.

"Нәтиҗәләр буенча дәүләт идарәсенең санлы киләчәге" эксперт дискуссиясе барышында нәтиҗәләр буенча дәүләт идарәсен санлаштыру кысаларында каралырга тиешле юнәлешләр билгеләнде:

- "Нәтиҗәләр өчен платформа" (ведомстволарның ирешелгән нәтиҗәләр турында хисап әзерләү һәм тәкъдим итү өчен җаваплылыгыннан аларның башлыча автомат рәвештә формалаштырыла торган мәгълүматларны бердәм платформада урнаштыру (булу) һәм әлеге  мәгълүматлар нигезендә карарлар кабул итү өчен җаваплылыгына күчү);

- "Белемдә - көч" (дәүләт сәясәтен эшләү, рәсми статистика формалаштыру, керемнәр белән идарә итү, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге аудиты һәм башка дәүләт функцияләрен гамәлгә ашыру максатларыннан чыгып "зур мәгълүматлар"дан файдалануны киңәйтү);

- "Хуш, хисаплылык!" (дәүләт органнары (салым хезмәте, статистика һ.б.лар) каршында оешмаларның һәм гражданнарның хисаплылыгы альтернативасы буларак машинаара хезмәттәшлек механизмнарын һәм әйберләр Интернеты технологияләрен гамәлгә кертү);

- "Светофордан спектрга" (нәтиҗәлелекне бәяләү алымнарын киңәйтү: "үтәлде - үтәлмәде" бинар бәяләвеннән предиктив аналитиканы, сайлап алына торган контроль сынауларны, ясалма интеллект технологияләренә нигезләнгән башка аналитик методларны куллануга күчү);

- "Оптимальләштерү өчен исәпләргә" (бюджет чыгымнарын оптимальләштерү коралы буларак санлаштырудан файдалану: транзакцион чыгымнарны исәпләү һәм санлаштырудан аларның кимүен бәяләү тәҗрибәсен гамәлгә кертү).

"Моношәһәрләргә ярдәмнең яңа программасы" панель дискуссиясе кысаларында моношәһәр статусын алу критерийләренең үзгәрешләре турында сөйләделәр. Моношәһәрләрнең яңартылган исемлеге 2019 елның апрелендә тәкъдим ителер дип көтелә.

"Транспорт үсеше приоритетлары: яңа тормыш сыйфаты" панель сессиясе экспертлары гомумдөнья трендын билгеләде: шәһәргә караганда агломерация һәрчак тизрәк үсә, субъектка караганда шәһәр һәрчак тизрәк үсә, ә илгә караганда - субъект һәрчак тизрәк. Моннан тыш, инфраструктураны үстерү дәүләт сәясәтенең иң мөһим приоритеты булып торуы билгеләп үтелде, чөнки төбәкләр һәм шәһәрләрнең элемтәсе арта, икътисадый базарлар берләшә, ә Россиядә пәйда була торган яңа глобаль шәһәрләр алгарышлы фәнни-технологик һәм социаль-икътисадый үсешне гамәлгә ашыру үзәкләре булачак.

"Территорияләрне үстерү коралы буларак муниципаль контроль" секциясе кысаларында Россиядә муниципаль контроль торышы турында доклад тәкъдим ителде. Секциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, дөрес оештырган очракта муниципаль контроль территорияләрне үстерү һәм инвестицияләрне җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы була ала. Аңлату, хокук бозуларны кисәтү һәм профилактика эшчәнлегенә зуррак игътибар бирелергә тиеш. Моннан тыш, муниципаль контрольне гамәлгә ашыруның төрле территорияләр мөмкинлекләрен исәпкә алучы оптималь һәм нәтиҗәле моделен эшләү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International