"ТР Төбәк лизинг компаниясе" АҖ, Әстерхан өлкәсе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм "Әстерхан залог фонды" АҖ арасында хезмәттәшлек турында өчьяклы килешү имзаланды. Очрашу Әстерхан өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Эшкуар йортында узды.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиядә эшлекле климатны трансформацияләү буенча чаралар планын раславын хәбәр итте. "Мин эшлекле климатны трансформацияләү буенча чаралар планын раслаучы хөкүмәт карарына кул куйдым", - диде ул Министрлар Кабинеты утырышын ачканда.
"Ризык дөньясы. Игелек дөньясы". "Gulfood 2019" 24нче Халыкара күргәзмәсе әнә шулай атала. Ул 2019 елның 17-19 февраль көннәрендә Дубай шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе постына яңадан сайладылар. Карар Х Гайдар форумы кысаларында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының чираттагы гомуми җыелышы барышында кабул ителде.
Бүген Х Гайдар форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов"Илкүләм үсеш максатлары: Россия Стратегиясе 2018-2024" пленар дискуссиясендә катнашты.
Татарстан Икътисад министрлыгында Әстерхан өлкәсе делегациясе булып китте. Эш сәфәре кысаларында кунаклар республикада электрон сатып алулар үткәрүне өйрәнде. Аерым алганда, "Татарстан Республикасы дәүләт заказы агентлыгы" АҖ эшчәнлеге белән танышты.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, 2019-2024 елларда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча биреләчәк кредитлар буенча алып җиткерелмәгән керемнәрен каплауга, федераль бюджеттан субсидияләр алуга вәкаләтле банклар сыйфатында, Россия кредит оешмаларын сайлап алуны башлау турында игълан итә.
Санкт-Петербург, Татарстан һәм Мәскәү Россиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясе рейтингы лидерлары булды. Нәтиҗәләрне бүген "Россия һәм дөнья: илкүләм үсеш максатлары һәм глобаль трендлар" юбилей Х Гайдар форумы кысаларында игълан иттеләр.
Бүген Мәскәүдә "Россия һәм дөнья: илкүләм үсеш максатлары һәм глобаль трендлар" юбилей Х Гайдар форумы башланды. Чарада Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.
Күпфункцияле үзәкләрнең ("Минем документлар" һәм "Минем бизнес") теләсә кайсы филиалында хәзер бизнеска финанс ярдәме буенча консультация алырга мөмкин. Хезмәтләр спектрын киңәйтүгә КФҮ белән ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды, КФҮ белән Татарстан Гарантия фонды арасында төзелгән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр ярдәмендә ирешелде.