Бүген "Татар-информ" МАда "2018 елда Татарстанда инвестицион климатны яхшырту чараларының нәтиҗәләре хакында" темасына матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева җавап бирде.
Ул билгеләп үткәнчә, 2018 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуны оптимальләштерү буенча эш башкарылды.
Татарстан Республикасы Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында хезмәтләр эзләүне гадиләштерү максатларында эшкуарлар өчен "Бизнес өчен" дигән аерым бит булдырылды;
газ бүлү челтәренең интерактив каратасы булган интернет-портал эшләнеп, гамәлгә куелды, эшкуарларның "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ шәхси кабинетлары аша онлайн режимда газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга бирелгән гаризаның статусын күзәтү мөмкинлеге бар;
"Челтәр компаниясе" ААҖ буенча онлайн режимда хезмәтләр алу мөмкинлеге турында кулланучыларга мәгълүмат бирүне арттыру буенча киң колачлы эш дәвам ителде. "Челтәр компаниясе" ААҖ сайтында электр челтәрләренә технологик тоташтыруга шәхси кабинет аша бирелгән гаризалар өлеше 14,75%тан 75,7%ка артты.
"Тагын бер процессның җайлана төшүен әйтергә кирәк - технологик тоташтыру процедурасы тәмамланганчы ук энергия белән тәэмин итү шартнамәсен төзү мөкинлеге гамәлгә ашырылды. Хәзер энергия белән тәэмин итү шартнамәсен төзү, гариза бирүченең энергия белән тәэмин итү оешмасына баруыннан тыш та, технологик тоташтыруга параллель рәвештә башкарыла, - дип сөйләде икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы. - Татарстан Республикасы Инвестицион порталында да яңалыклар бар. 2018 елда порталны дөньяның 140тан артык иленнән 28 меңнән артык уникаль кулланучы караган.
Инвестицион порталның "Бизнес-гид" бүлегендә түбәндәге сервислар гамәлгә ашырылды.
- инвестицион мәйданчыклар, биналар һәм җир кишәрлекләре эзләү өчен "Инвесторлар өчен онлайн-система", анда бу өлкәдә күздә тотылган дәүләт ярдәм чараларын карау мөмкинлеге дә бар;
- төрле критерийләр буенча дәүләт ярдәм чараларын сайлап алу өчен "Ярдәм чаралары";
- Татарстан Республикасы Президенты адресына инвестицион проектны гамәлгә ашыру нияте турында гариза, дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлеге турында мәгълүмат алуга гарызнамәләр (запрос) җибәрү өчен кайтма элемтә формалары.
Хезмәтләр күрсәтү вакытларын кыскарту өлешендә Индира Киреева билгеләп үткәнчә:
- Татарстан муниципаль берәмлекләре тарафыннан җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнарын әзерләү һәм бирү вакыты киметелде. Хәзерге вакытта бу процедураны 11 эш көне дәвамында гамәлгә ашырырга мөмкин;
- төзелешкә рөхсәт бирү буенча хезмәт күрсәтүнең фактик вакыты 6 эш көне тәшкил итә.
электр энергиясе челтәрләренә техник тоташу өлкәсендә "Челтәр компаниясе" ААҖ тарафыннан әлеге хезмәтне күрсәтүнең уртача фактик вакыты, норматив күрсәткече 90 көн булган сурәттә, 49,4 көннән 20,8 көнгә кадәр киметелде.
- юридик затларны дәүләт теркәвенә алу, теркәүче органга документларны тапшыру көненнән башлап, өч эш көненнән артмаган вакытта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
"Эшкуарлар бергәлеге белән үзара хезмәттәшлек буенча аерым эш юнәлеше сыйфатында укыту программаларын үткәрүне, шулай ук республикада бизнес-мохитне камилләштерү буенча кабул ителә торган чараларны популярлаштыру тора", - дип сөйләде спикер. Эшкуарлар өчен "Перезагрузка" һәм "Перезагрузка 2.0" форумнары, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең 8 тренингы уздырылды, "Эшкуар әлифбасы", "Эшкуар-әни", "Эшкуарлык мәктәбе" проектлары, "Бизнес-десант" түгәрәк өстәлләре, "Эшкуарлык фабрикасы" укыту курслары, "Ел эшкуары. Алтын йөзлек" конкурсы һәм башка чаралар гамәлгә ашырылды.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме буенча эш көчәйтелде. ТР Гарантия фонды Бердәм кредитлау үзәген сафка бастырды. Ул эшкуарларга заем финанславын җәлеп итүгә гаризаны онлайн тапшыру, үзләренә кулай кредит продуктын сайлау, ташламалы кредитлар һәм лизинг программалары турында мәгълүмат алу, Татарстан Республикасында тәкъдим ителгән теләсә кайсы финанс оешмасында кредит алу өчен документлар пакетын формалаштыруда ярдәм алу мөмкинлеген бирә. "Сәнәгый үсеш", "Авылда эшкуарлык" дигән махсус продуктлар эшләнде. Эшкуарлыкка ярдәм фонды 328 млн. сумлык 193 микрозайм бирде, шулай ук 14 эшкуар факторинг хезмәтеннән файдаланды.
Индира Киреева ассызыклаганча, Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту буенча эш 2019 елда да дәвам итәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте