Бизнес өчен КФҮдә банкта исәп-хисап счетын ачуга заявка бирергә мөмкин

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бизнес өчен КФҮдә эшкуарлар банкта ни рәвешле исәп-хисап счетын ачарга кирәклеге хакында белә ала. Белгечләр мөрәҗәгать итүчеләрне төрле банкларның шартлары белән таныштырачак һәм иң отышлыларын сайлап алырга ярдәм итәчәк. Биредә үк счет ачуга заявка бирергә була.

Эшкуар йортында (Казан, Петербург урамы, 28) урнашкан бизнес өчен КФҮ килүчеләрне эш көннәрендә 9:00дән 18:00гә кадәр кабул итә (җомгадан тыш - 17:00гә кадәр).

Эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында консультацияне түбәндәге телефон аша алырга була: 524-90-90.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International