Баланс комиссиясен үткәрү кысаларында Мөслим һәм Ютазы районнары тикшерелде

2019 елның 22 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре Мөслим һәм Ютазы районнарында булды. Чара муниципаль районнарда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимындагы шимбә киңәшмәсенә әзерлек кысаларында уздырылды.   

Баланс комиссиясен үткәрү барышында чимал, материаллар сатып алу һәм әзер продукцияне сату турында (кооперция чылбырлары) мәгълүмат җыелды, икътисадта аеруча зур чагыштырма авырлыкка ия предприятиеләрнең актуаль проблемлары исемлеге төзелде. Перспективалы инвестиция салу нокталары билгеләнде.
Сәфәр кысаларында авыл хуҗалыгы кош-кортын үрчетү, авыл һәм урман хуҗалыгы өчен машина һәм җиһазлар җитештерү, металл эшкәртү, азык-төлек җитештерү һәм китерү предприятиеләре һ.б.лар каралды.

Мөслим һәм Ютазы районнарында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү нәтиҗәләре иртәгә шимбә киңәшмәсендә чыгарылачак. Һәр муниципалитет белән тиешле эш дәвам иттереләчәк. Ул кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм базарларга аларның продукциясен чыгаруга карата системалы карашларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International