20 казанлы бизнес ачу буенча уку курсларын уңышлы узды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә торган 20 казанлы үз эшләрен ачу буенча укуны тәмамлады. "Эшкуарлык эшчәнлегендә бизнес-планлаштыру" укыту курсы Казан (Идел буе) федераль университетында узды. Оештыручылар - ТР Икътисад министрлыгы (Эшкуарлыкка ярдәм фонды) һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Катнашучылар эшкуарлык эшчәнлегенең оештыру һәм хокукый нигезләре, салым салу системасын сайлау, исәп һәм хисаплылыкны алып бару, маркетинг, акчаларны бүлү, җиһазлар һәм материаллар сатып алу мәсьәләләрен өйрәнде. Бизнес-план төзү өстендә эш үткәрелде. Гамәли дәресләр кысаларында укучылар эшкуар белән очрашты, аның уңыш тарихын өйрәнде. Укуларын тәмамлагач катнашучылар проектны яклау буенча тренинг узды. Хәзер алар Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эксперт сессияләренә әзерләнә. Җиңүчеләр бизнесларын ачуга 117 600 сум күләмендә субсидияләр алачак.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International