1 апрельгә кадәр коммерциясез оешмаларга 2018 ел өчен эшчәнлек турында хисап тапшыру зарур

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Республиканың коммерциясез оешмалары Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органына 2018 ел өчен "Социаль юнәлештәге коммерциясез оешма эшчәнлеге турында белешмәләр" № 1-СЮКО формасы буенча хисап һәм "Коммерциясез оешма эшчәнлеге турында белешмәләр" № 1-КО формасы буенча хисап тапшырырга тиеш. Документлар 1 апрельгә кадәр кабул ителә.

Хисапларны электрон рәвештә тапшыру тәртибе белән Татарстанстат сайтындагы "Статотчетность" бүлегенең "Отчетность в электронном виде" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 264-72-15

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International