Казанда президент гранты ярдәмендә яңа тернәкләндерү үзәге ачылды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән 700 баланың ел саен комплекслы медик-психологик-педагогик хезмәтләр алу мөмкинлеге булачак. Казанда яңа тернәкләндерү үзәге ачылды. Бу - "Балаларда гайрәт" хәйрия фондының Татарстан Республикасындагы өченче социаль учреждениесе.

Яңа үзәк Россия Федерациясе Президент грантлары фонды ярдәмендә ачылды. 2018 елда социаль проектны гамәлгә ашыруга 5,8 миллион сум юнәлтелгән. Президент гранты акчаларына инновацион тернәкләндерү җиһазы сатып алынган, психолог, коррекцион педагог һәм логопед кабинетлары җиһазландырылган.

Хәйрия фонды Татарстан Республикасында Социаль хезмәт күрсәтүчеләр реестрына кергән, шуңа күрә халыкка социаль хезмәтләрне бюджет акчалары хисабына күрсәтә ала. Реестрга керү "Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасы буенча уза. Уку Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгы (Эшкуарлыкка ярдәм фонды) теләктәшлегендә үткәрелә.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International