Мәскәүдә Россия субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру тикшерелде

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Мәскәүдә "Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру" максатчан моделен кертү мониторингы буенча эш төркеме утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Ул 2018 елда максатчан модель чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. ТР Икътисад министрлыгы бәяләгәнчә, әлеге максатчан модельне үтәү 100% тәшкил иткән. Төбәк дәрәҗәсендә реформаны уңышлы гамәлгә ашырудан тыш, республикада муниципаль контроль системасын камилләштерү буенча проектны кертү дәвам итә. Хәзерге вакытта Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен оптимальләштерү һәм аларны үз-үзеңне тикшерүнең электрон сервисы форматына күчерү буенча эшләр алып барыла. Тәкъдим ителә торган оптимальләштерү төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә контрольне тагын да үтә күренмәлерәк һәм ачыграк ясарга мөмкинлек бирәчәк, бу, үз чиратында, эшкуарлар өчен административ киртәләрне киметүгә китерәчәк.

Әлеге чара кысаларында 2018 елда Россия Федерациясе субъектларында максатчан модельне кертүгә йомгак ясалды, 2019-2021 еллар чорына максатчан модель проекты каралды, муниципаль контроль системасын камилләштерү юллары өйрәнелде.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International