ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

"Хезмәт җитештерүчәнлеге-2019" проектлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Анда җитештерү куәтләре Россия Федерациясе территориясендә булган сәнәгать компанияләре катнашырга мөмкин.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстанның күпфункцияле үзәкләре кыскартылган эш режимына күчә. Бүген КФҮнең барлык филиаллары килүчеләрне 16.00гә чаклы кабул итә.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Иктисадый үсеш министрлыгы 2018 елның IV кварталы өчен КФҮ аша "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оештыру буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингын формалаштырган. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы югары бәя алган һәм КФҮ эшенең югары нәтиҗәлелек дәрәҗәсе булган төбәкләр төркеменә кергән.

“Ачык инновацияләр" Бөтенроссия Стартап Турында (Open Innovation Startup Tour) катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу - Россиядә һәм БДБда югары технологияләр өлкәсендә перспективалы инновацион проектларны эзләү һәм эш башлап килүче стартап-командаларның компетенцияләрен үстерү буенча масштаблы проект.

Тонналаган борай ярмасы, оны һәм шул ук ашлыктан әзерләнгән макарон. Буа эшкуары файдалы ризыклар җитештерүне оештырган. Бүген "Полба М" заводында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Предприятиегә 2015 елда нигез салынган.

Интеллектуаль милек объектларын хокукый саклауның теориясен һәм практикасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәгенең өч белгече федераль дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

Сораштырылган татарстанлыларның 22,1% эшне - дуслары һәм танышлары, 21,1% Интернет аша эзләвен ассызыклаган. Соңгы биш елда Татарстан Республикасында халык мәшгульлеге буенча уздырылган социаль тикшеренү нәтиҗәләре әнә шундый. Анализны ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре үткәргән.

Татарстан Республикасында 2019 елның гыйнвары нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерү индексы 2018 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата 100,2% тәшкил иткән. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, төяп җибәрелгән продукция күләме - 203,4 млрд сум. 

Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында "Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проекты буенча ачык фикер алышулар бара.

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) җайга салу йогынтысын бәяләүне кертү мәсьәләләре өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашында семинар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International