Чистайда яңа КФҮ бинасы ачылды

2019 елның 22 феврале, җомга

Чистайның күпфункцияле үзәге яңа бинага күчте. Хәзер ул Энгельс урамы, 152А йортта урнашкан. Биредә 13 кабул итү тәрәзәсе эшли. Бүген "Минем документлар" офисында 150 төрдәге аеруча популяр дәүләти, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган хезмәтләрне, шул исәптән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, салым хезмәте, ЭЭМ, Пенсия фонды, ЗАГС, ЮХИДИ һәм башка хезмәтләрне алырга мөмкин.

КФҮнең Чистай һәм башка филиаллары күрсәтә торган хезмәтләр исемлеге белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://mfc16.tatarstan.ru

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International