ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне хәзерге вакытта COVID-19 инфекциясе таралу хәтәре югары дәрәҗәдә булуы аркасында эпидемиологик хәл яхшырган вакытка кадәр күчерелә.

Быел ТР Икътисад министрлыгының Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә багышланган журналист эшләре конкурсына 52 журналисттан 160 артык иҗади материал килде. Иң яхшы эшләрнең авторларын Казанда Эшкуар йортында бүләкләделәр.

2021 елның беренче ярты еллыгында Росстат кече бизнесның икътисадый исәбен алып барачак.


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча атна саен уза торган эшче төркем утырышы узды.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы эшкуарлыгына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләштеләр. Журналистлар алдында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе генераль директоры Айдар Салихов чыгыш ясады.

Республиканың 8600дән артык эшкуары «Минем бизнес» үзәгендә 20 меңнән артык хезмәттән файдаланган. Бу хакта бүген журналистларга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе генераль директоры Айдар Салихов хәбәр итте.

Казанда Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча 1 нче эш төркеме утырышы узды. Эш төркемен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев җитәкли.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар-октябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг формалаштырды.

МОНОГОРОДА.РФ һәм X5 Retail Group компаниясе «Моношәһәрләрдән килгән җитештерүчеләргә ничек итеп X5 Retail Group челтәрләрен тәэмин итүчегә әверелергә» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк. Чара 4 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International